2024 елның 7 февралендә Татарстан Республикасы Икътисади үсеш үзәге директоры Марат Әхмәров Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко рәислегендә Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясенең киңәйтелгән утырышында катнашты.
Министр Татарстан сәнәгать предприятиеләренең 2023 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2024 елга бурычлары турында сөйләде.
«Татарстанның сәнәгать компанияләре 2023 елны уңышлы тәмамладылар, - диде Олег Коробченко. - Компьютер, электрон эшләнмәләр, электр җиһазлары һәм транспорт чаралары җитештерүчеләр иң зур үсешкә ирештеләр».
Утырышта катнашучылар актуаль проблемалар, шул исәптән республика сәнәгатен кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, аларны хәл итү буенча тәкъдимнәр формалаштырдылар.
Татарстан Хезмәт министрлыгы башлыгы урынбасары Клара Таҗетдинова әйтүенчә, регионда кадрларга ихтыяҗ 41,6 мең тәшкил итә, шуларның 13 меңе - сәнәгатьтә (31%). Инженер, слесарь, токарь, станоклар операторы кебек белгечлекләргә иң зур ихтыяҗ.
Фото: Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы