Машина-трактор паркының нәтиҗәлелеген арттыру темасына түгәрәк өстәл

2024 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

«Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге территориясендә «ТатАгроЭкспо - 2024» АПК казанышларының махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе ачылды. Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, «АММОНИЙ» АҖ генераль директоры урынбасары Юрий Разбежкин һәм «Август» АҖ генераль директоры Александр Усков катнашты.

Махсуслаштырылган күргәзмә кысаларында «2024 елда машина-трактор паркын модернизацияләү инструментлары» дигән түгәрәк өстәл оештырылды, анда Татарстан Республикасы ҮК хезмәт җитештерүчәнлеген анализлау һәм фаразлау бүлеге башлыгы Бурдиков Владислав Петрович «Авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен хезмәт җитештерүчәнлеге» дигән доклад белән чыгыш ясады.

«Сакчыл җитештерү инструментлары универсаль һәм шул исәптән авыл хуҗалыгы тармагы предприятиеләре өчен дә туры килә, шуңа күрә республика авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә дә сакчыл культура кертү бик мөһим», - дип йомгаклады үзенең чыгышын Бурдиков Владислав.

 

Фото: © Артём Борисов / Glavpahar.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International