Яр Чаллы шәһәрендә күптармаклы форум кысаларында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча семинар узды

2023 елның 19 декабре, сишәмбе

14 декабрьдә Яр Чаллы шәһәрендә күптармаклы форум кысаларында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча семинар узды.

Семинарны Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасының хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендәге Региональ компетенцияләр үзәге оештырды.

Семинар эшендә икътисадның реаль секторы министрлыклары, ведомстволары, муниципалитетлары, предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләре катнашты.

Семинарда катнашучыларга предприятиенең озак сроклы күрсәткечләренә цифрлы чишелешләрнең ничек йогынты ясавы турында сөйләделәр, милли проектта катнашучы предприятиеләрдә сакчыл җитештерү системасын гамәлгә кертүнең уңышлы практикалары белән таныштырдылар. Шәһәр предприятиеләре дәүләт ярдәменең яңа чаралары турында мәгълүмат алды. «Софтлайн» ГАҖ, «Агрокөч» АҖ һәм «Премьер К» ҖЧҖ проектларының якты мисаллары тәкъдир ителде.

Хәзерге вакытта милли проектта Татарстан Республикасы икътисадының төрле тармакларындагы 239 предприятие катнаша. Чаллы шәһәрендә 62 оешма катнаша, шуларның 8 е 2023 елда килешү төзегән. Бу Татарстаннан катнашучы предприятиеләрнең дүрттән бер өлеше.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International