Татарстан 2024 елда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проектының арадаш рейтингын җитәкләде

2024 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

Россия Икътисади үсеш министрлыгы агымдагы елда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проектының рейтингына арадаш нәтиҗә ясады. «Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проекты төбәкләре рейтингы лидерлары төркемен илнең алты субъекты җитәкләде.

«Беренче урынны Татарстан Республикасы алып тора, икенче урынны берьюлы биш төбәк бүлде: Белгород өлкәсе, Краснодар крае, Курск, Ростов һәм Самара өлкәләре. 2024 елга йомгаклау рейтингы ел ахырында әзерләнәчәк - хезмәт җитештерүчәнлеге үсеше турында мәгълүматлар алганнан соң», - дип хәбәр итте Россиянең икътисадый үсеш министры урынбасары Мурат Керефов.

Рейтинг Россия Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан "ФЦК" АНО белән берлектә предприятиеләр милли проектка федераль субсидия ярдәмендә җәлеп итә торган төбәкләр арасында төзелгән. Җитештерүчәнлекне арттыруда иң яхшы тәҗрибәләрнең киң таралуы исәпкә алынды. Предприятиеләрнең хезмәткәрләрне укыту чаралары, ташламалы кредитлау күләме, төбәк командаларының башкарма һәм касса дисциплиналары бәяләнде. Рейтингка гражданнарны һәм предприятиеләрне милли проектның роле турында мәгълүмат җиткерү, региональ ярдәм чараларын эшләтеп җибәрү, шулай ук «Экспорт үсеше Акселераторы» программасы буенча укыганнан соң күпме экспорт контрактлары төзелүе йогынты ясый.

«Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проекты заманча җитештерү культурасын формалаштыруга юнәлтелгән. Экспертлар бизнеска эчке ресурсларны нәтиҗәлерәк файдаланырга, җиһазларны тулысынча тутырырга, продукциянең, материалларның һәм логистиканың хәрәкәтен оптимальләштерергә ярдәм итә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International