Петербург халыкара икътисадый форумы кырларында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «РариТэк Холдинг» АҖ һәм «Москвич» заводы арасында хезмәттәшлек турында меморандум өч яклы имзаланды.
Аны Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко, «Москвич» МАЗ АҖ дәүләт органнары һәм корпоратив элемтәләр директоры Татьяна Редько һәм «РариТЭК Холдинг» АҖ генераль директоры Рафаэль Батыршин имзалады.
Килешү Татарстанның газ-мотор ягулыгы базарын үстерүгә ярдәм итүгә кагыла.