РАРИТЭК криоген баклар җитештерү линиясен эшләтеп җибәрде

2023 елның 20 ноябре, дүшәмбе

«РариТЭК-Газомотор ягулык системалары» компаниясе, «РариТЭК Холдинг» АҖнең бүлендек предприятиесе Чаллыда криоген баклар әзерләү буенча уникаль линия эшләтеп җибәрде. Бу сәнәгать тармагында шәһәрнең генә түгел, төбәкнең дә беренче шундый проекты.

"Без продуктның мөһимлеген аңлыйбыз. Предприятие газ-мотор транспортының җәлеп итүчәнлеген арттыру өчен зур адым ясый"

Импортны алыштыру кысаларында булдырылган проектка инвестицияләр 250 млн сум тәшкил иткән. 1,5 мең кв.м мәйданлы җитештерүне әзерләүгә һәм предприятиенең техник документациясен эшләүгә бер ел китте. Проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 25 яңа эш урыны булдырылды.

Яңа линия инде хәзер үк Россиядә актив үсә торган газ-мотор ягулыгы базарының, аерым алганда, нәкъ менә Татарстанда тупланган газ-мотор техникасын җитештерүчеләр кластерының таләпләре өчен җавап бирергә әзер. Беренче чиратта, табигый газның зур күләмен компактлы саклау өчен оптималь карарларга ихтыяҗны канәгатьләндереп. Криоген ягулык системалары - шундый өстенлекле карарларның берсе.

Шулай итеп, Россия базары ихтыяҗы, аналитиклар мәгълүматлары буенча, хәзер елына 5 мең бак тәшкил итә. РариТЭК яңа линиясенең җитештерү куәтләре бу таләпнең арыслан өлешен яба - елына ул 3 мең бакка кадәр чыгарырга сәләтле. Предприятие магистраль транспорт, юл-төзелеш һәм авыл хуҗалыгы техникасы өчен СПГ газын саклауда компон карарлар әзерләде. Номенкура рәте: 150 л дан 1000 л га кадәр. Продукциягә гарантия - 10 ел.

"РариТЭК-ГТС" та билгеләп үткәнчә, яңа линиядә җитештерелә торган криоген бакларның иң төп өстенлеге - үзебезнең материалларны һәм комплектлаучыларны куллану. Моннан тыш, предприятие тотрыклы бәя бирү һәм әзер продукцияне илтеп җиткерүнең кыскартылган срокларын тәэмин итәргә әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International