Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Башкарма комитетында «Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проектын гамәлгә ашыру буенча потенциаль катнашучылар белән эшлекле очрашу узды

2023 елның 31 октябре, сишәмбе

«Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Биектау районы Башкарма комитетында потенциаль катнашучылар белән эшлекле очрашу оештырылды.

Очрашуда районның 9 предприятиесе вәкилләре катнашты.

Чараны Татарстан Республикасы хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә Төбәк компетенцияләр үзәгенең хезмәт җитештерүчәнлеген анализлау һәм фаразлау бүлеге башлыгы Бурдиков Владислав Петрович һәм Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Булгаков Мурад Рамил улы үткәрделәр.

«Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проектында катнашу тәҗрибәсе турында презентация белән «Җитештерү компаниясе» ҖЧҖ генераль директоры Трошагина Диләрә Илдус кызы чыгыш ясады.

"САФПЛАСТ" ҖЧҖ проект офисы җитәкчесе Борисов Николай Игоревич шулай ук үз предприятиесенең "Хезмәт җитештерүчәнлеге" милли проектында катнашу тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Предприятие вәкилләренә милли проектка керү шартларын һәм күрсәтелә торган дәүләт ярдәме чараларының өстенлеген аңлаттылар. Моннан тыш, Татарстан ҮК экспертлары гамәлгә ашыра торган хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүгә адреслы ярдәм итү механизмы җентекләп ачылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International