«Газпром межрегионгаз Казан» түгәрәк өстәлендә катнашучыларны транспортны метанга күчерү программасы белән таныштырдылар

2023 елның 4 сентябре, дүшәмбе

Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысасында «Газпром межрегионгаз Казань» Татарстанның әйдәп баручы сәнәгать предприятиеләре - «Татнефть», КамАЗ, «Казаноргсинтез», ТГК-16, «Алабуга» МИЗ, шулай ук җылылык белән тәэмин итүче оешмалар җитәкчеләре һәм муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашында түгәрәк өстәл оештырды.

Түгәрәк өстәлдә катнашучыларны республика сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев сәламләде.

Түгәрәк өстәлнең төп докладчылары компания генераль директоры урынбасары Илдар Хадеев, газ сату идарәсе җитәкчесе Надежда Азанчеева, килешүләрнең үтәлешен контрольдә тоту идарәсе башлыгы Сергей Бережнев булды. Алар төбәкнең сәнәгать предприятиеләрен газ белән тотрыклы тәэмин итү өчен гамәлгә ашырыла торган чаралар, кулланучы чыгымнарын кыскартуга һәм арттыра торган коэффициентларны куллану куркынычын киметүгә юнәлдерелгән газ белән тәэмин итүнең яңа инструментлары турында сөйләделәр.

Түгәрәк өстәлдә катнашучыларга «Юридик затның шәхси кабинеты» мөмкинлекләре һәм электрон документ әйләнеше өстенлекләре турында сөйләделәр, аерым алганда, килешү буенча газ тоту күләмен оператив җайга салу өчен. Түгәрәк өстәлдә шулай ук компания партнерлары чыгыш ясады. Аерым алганда, «Газпром газ-мотор ягулыгы» директоры урынбасары Вадим Найденов катнашучыларны юридик затларның транспортын метанга күчерү программасы белән таныштырды, ә «Казэнерго» генераль директоры Рөстәм Абдулхаков барлык котельныйларда газны исәпкә алуны автоматлаштыру проекты, телеметриянең бердәм системасын урнаштыру һәм әлеге проектның икътисадый нәтиҗәләре турында сөйләде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International