Бүген Казанда Татарстан нефть-газ химиясе форумы ачылды.
Чара «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә комплексы мәйданчыгында уза.
Форумга стартны Татарстан Республикасы Президенты Рәис Рөстәм Миңнеханов бирде.
Ачылу тантанасындагы чыгышында Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, быел вакыйга республикада нефть чыгаруның 80 еллыгына багышланган.
«Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү алдыннан 30 ел дәвамында республикабыз нефть-газ сәнәгатенең эре халыкара форумын уздыру урынына әверелә бара», - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, соңгы елларда Татарстанда нефть, газ, химия тармагының эре объектлары ачылды һәм эшли, алга таба фәнни-техник үсеш өчен бөтен шартлар тудырылган, нәтиҗәле технологияләр эшләнгән һәм уңышлы файдаланыла.
Рәис Татарстан чит ил кунакларына мондый катлаулы вакытта Татарстанга килүләре өчен рәхмәт белдерде. «Ышанам ки, ачык багланышлар, фикер алышулар һәм эшләнмәләр белән уртаклашу дустанә элемтәләрне үстерүгә яңа этәргеч бирәчәк», - дип белдерде Татарстан җитәкчесе.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, форумда Россиянең 27 төбәгеннән һәм чит илләрдән 180нән артык алдынгы компания катнашачак.
"Форум мәйданчыгы үзара файдалы хезмәттәшлекне дәвам итү, яңа эшлекле элемтәләр урнаштыру, дөнья икътисады кризисы нәтиҗәләрен җиңү өчен көчләрне берләштерү өчен нәтиҗәле корал булачак", - дип йомгаклады ул.
Исегезгә төшерәбез, форум кысаларында эшлекле очрашулар һәм сөйләшүләр, төзелеш тармагында республика нефть химиясе продукциясен куллануны киңәйтү, юл төзелешендә һ.б. темалар буенча түгәрәк өстәлләр утырышлары узачак.
Шулай ук "Газпромбанк" АҖнең эшлекле иртәнге ашы узачак, анда яңа шартларда проектларны гамәлгә ашырганда инвестицияләр белән нәтиҗәле идарә итү турында фикер алышачаклар.