Бөтенроссия кыр көне

2023 елның 7 июле, җомга

2023 елның 6-9 июлендә Татарстан Республикасының Лаеш районында «Бөтенроссия кыр көне» уза.

Вакыйгада катнашучылар - федераль башкарма хакимият органнары җитәкчеләре, Россия Федерациясе Хөкүмәте әгъзалары, региональ хакимият органнары вәкилләре, 200дән артык агросәнәгать компаниясе җитәкчеләре.

​7 июльдә Үзәкне үстерү буенча директор урынбасары Евгений Мартынов һәм бүлек җитәкчесе Илгиз Хәйруллин «Россия агросәнәгать комплексында техника һәм җайланмалар өчен ягулык сыйфатында табигый газны куллануны үстерү перспективалары» темасына түгәрәк өстәл утырышында катнаштылар. Анда Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары А.В.Разин рәислегендә, АГНКС челтәрен үстерү һәм бәя ситуациясе, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең ягулык сыйфатында газ кулланучы техникага һәм җиһазларга ихтыяҗы турындагы мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International