Алексей Песошин «Җитештерү 360» V Федераль форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды

2023 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында «Җитештерү 360» V Федераль форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узды. Оештыру комитетын ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Бу оештыру комитетының беренче утырышы, диде Алексей Песошин, без зур, киеренке эшкә старт бирәбез. Федераль форумны тиешле дәрәҗәдә уздырырга кирәк.

«Җитештерү 360» федераль форумы хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен төп мәйданчык булып тора. 2023 елда форум Татарстанны үзендә кабул итә.

Алексей Песошин, аерым алганда, искәрткәнчә, Татарстан Республикасында бишенче ел «Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проекты гамәлгә ашырыла. "Бу милли проект төбәк икътисады һәм тулаем ил икътисады өчен аерым әһәмияткә ия, - диде Алексей Песошин. - Предприятиеләрдә бизнес-процессларны кыскарту һәм оптимальләштерү нәтиҗәсендә, без хезмәтнең нәтиҗәлелеген арттырабыз, предприятиеләр конкуренциягә сәләтлерәк булу һәм продукциядән күбрәк җитештерү мөмкинлеге алалар».

Искәртәбез, төбәктә милли проектны ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкли. Милли проект чараларын гамәлгә ашыру өчен Татарстан Республикасының Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә Төбәк компетенцияләр үзәге җаваплы, ул Татарстан Республикасының Энергия ресурсларың эффективлыгы технологияләре үзәге базасында төзелгән.

Оештыру комитеты әгъзалары көн тәртибе мәсьәләсен карадылар, форумга әзерлек кысаларында бурычлар турында фикер алыштылар.

Форумны әзерләү һәм уздыру турындагы нотык белән Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов чыгыш ясады.

«Җитештерү 360» V Федераль форумы Казанда 2023 елның 20-21 июлендә узачак. Форумның мәйданы Б.Рәмиев исемендәге ИТ-парк булачак. Чарада катнашу өчен Россия Федерациясенең барлык субъектларыннан 1 меңнән артык кеше килер дип көтелә. Программада - пленар утырыш, түгәрәк өстәлләр, дискуссияләр, иң яхшы практикалар белән алмашу.

Форум турында тулырак мәгълүмат - https://forum-360.ru/ru/#programme

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International