Казан «Җитештерү 360» V Федераль форумын каршы ала

2023 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

«Җитештерү 360» V Федераль форумы 20 июльдән 21 июльгә кадәр Бәшир Рәмиев исемендәге «ИТ-парк»та узачак.

Чарага Россия компанияләренең меңгә якын җитәкчесе килер дип планлаштырыла. Оештыручылар Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә Икътисади үсеш министрлыгы, ФЦК булачак

  • Чараның беренче көнендә 12 сессия һәм "Экспо" зонасы эшләячәк, анда бизнесның нәтиҗәлелеген күтәрү өчен цифрлы карарлар күрсәтеләчәк. Лидер-компанияләрнең 70тән артык хуҗасы һәм җитәкчесе ил икътисадының төп тармакларында: машина төзелеше, металлургия, транспорт, авыл хуҗалыгы, ИТ һәм башкаларда сакчыл җитештерү технологияләрен кертү тәҗрибәсе белән уртаклашачак.
  • Икенче көнне форумда катнашучылар Татарстан Республикасының әйдәп баручы предприятиеләренә китә алачак, анда сакчыл җитештерү технологияләрен уңышлы гамәлгә кертү мисалларын күрәчәкләр.

Форумда сылтама буенча теркәлергә мөмкин. Урыннар саны чикләнгән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International