2023 елның 20-21 июлендә Казанда «Җитештерү 360» V Федераль форумы узачак.
Тиешле күрсәтмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 2023елның 18 маенда имзаланды.
Форумны оештыручылар - Татарстан Республикасы хөкүмәте ярдәмендә РФ Икътисади үсеш министрлыгы һәм ФЦК.
Форумның эш программасына бизнесның нәтиҗәлелеген күтәрүгә, Россиянең икътисадый суверенитетына, илебез компанияләренә дәүләт ярдәме чараларына, социаль өлкәдә сакчыл технологияләр кертүгә һәм партнерлык проектларына багышланган биш тематик юнәлеш кертелгән.
Икенче көнне форумда катнашучылар «Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проекты кысаларында сакчыл технологияләрне гамәлгә кертүче Татарстан Республикасының әйдәп баручы предприятиеләрендә була алачак.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022елның 18 маендагы 1088-р номерлы күрсәтмәсе