Бүген бүлек җитәкчесе Илгиз Хәйруллин компримирланган табигый газ (метан) базарын үстерү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмәдә катнашты. Киңәшмә Лениногорск шәһәрендә Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов рәислегендә узды. Киңәшмәгә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев, «Газпром газомоторное топливо» ҖЧҖ директоры урынбасары Александр Карпов, Совет һәм Башкарма комитет, бюджет учреждениеләре, транспорт, торак-коммуналь, төзелеш, сәнәгать предприятиеләре, агросәнәгать комплексы, авыл җирлекләре башлыклары, кече һәм урта бизнес вәкилләре чакырылган иде.