Бүген «Казан Экспо»да Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе узды.
Коллегия кысаларында үсеш буенча директор урынбасары Евгений Мартынов һәм бүлек җитәкчесе Илгиз Хәйруллин "Авыл хуҗалыгы газ-мотор техникасын кую" түгәрәк өстәле эшендә катнаштылар.
Чарада чыгыш ясаучылар авыл хуҗалыгына газ-мотор ягулыгын киң кертү буенча мөһим проблемаларны билгеләп үттеләр.