Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясе

2023 елның 28 феврале, сишәмбе

28 февральдә Үзәкнең директоры Марат Әхмәров, директор урынбасары Евгений Мартынов, директор-баш инженер Михаил Антипин, РЦК директор урынбасары Шамил Байрамов Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының киңәйтелгән йомгаклау коллегиясендә катнаштылар.

Чара Яшел Үзән шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Горький исемендәге Мәдәният, сәнгать һәм халык иҗаты үзәгендә узды.

Утырыш барышында 2022 ел йомгаклары һәм 2023 елга бурычлар турында төп доклад белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко чыгыш ясады. Коллегиядә икътисадны үстерү резервлары, 2023 елга тармак бурычлары, республиканың федераль программаларда катнашу перспективалары турында фикер алыштылар.

Коллегия кысаларында Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләре күргәзмәсе оештырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International