Ел саен дөньяда 11 ноябрьдә Халыкара энергияне сак тоту көне буларак билгеләп үтелә.
Халыкара энергияне сак тоту көне - ресурсларны рациональ файдалану, яңаларын эзләү һәм үзләштерү кирәклеге, шулай ук инде билгеле альтернатив энергия чыганакларын үстерү һәм энергия ресурсларын экономияләүнең мөмкин булган ысуллары турында мәгълүмат җиткерү өчен менә дигән сәбәп.