Казан шәһәре Башкарма комитетының Киров һәм Мәскәү районнары администрациясендә Татарстан Республикасы Төбәк компетенцияләр үзәге тарафыннан «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты буенча киңәшмә уздырылды.
Киңәшмәдә РЦКның хезмәт җитештерүчәнлеген анализлау һәм фаразлау бүлеге башлыгы Владислав Бурдиков һәм 22 предприятие вәкилләре катнашты, алар арасында икътисадның төрле тармакларыннан илкүләм проектта катнашучылар да бар.
Предприятиеләр Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы, Сәнәгатьне үстерү фонды (ташламалы финанслау программасы), Бөтенроссия тышкы сәүдә академиясе («Җитештерү лидерлары» укыту программасы), Россия экспорт үзәгенең экспорт мәктәбе («Экспорт үсеше Акселераторы» укыту программасы, «Һөнәри осталыкны үстерү агентлыгы (Ворлдскиллс Россия) ярдәме белән бирелә торган системалы ярдәм чаралары турында белделәр («Регонализаторлар хәрәкәте» программасы).
ХТҮ вәкиле Татарстан ХТҮ экспертларының адреслы эше турында сөйләде.