Бүлек җитәкчесе Илгиз Хәйруллин Татарстан Республикасында транспорт предприятиеләрендә газ-мотор хәрәкәтчән составны кертү перспективалары буенча мәгълүмати семинарларда катнашты, алар Лениногорск, Азнакай, Бөгелмә, Нурлат, Әлмәт, Зәй һәм Түбән Кама шәһәрләрендә узды.
Семинарларга башкарма комитетларның, бюджет учреждениеләренең, транспорт, торак-коммуналь, төзелеш предприятиеләренең, агросәнәгать комплексының тармак оешмалары җитәкчеләре, кече һәм урта бизнес вәкилләре чакырылды.
«2013-2023 елларга Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды. Программа чараларын гамәлгә ашыру детальләре белән килүчеләрне Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Энергия ресурсларының нәтиҗәле технологияләре үзәге, «Газпром Газомоторное топливо» ҖЧҖ, «ХК Шанс» ҖЧҖ вәкилләре таныштырды.