Бүген “Казан дәүләт казна дары заводы” ФКП территориясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Дәүләт Думасының икътисадый сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Бочаров, республика министрлыклары, ведомстволары һәм сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашында киңәшмә узды.
Чара кысаларында мәртәбәле кунаклар өстәмә һөнәри белем бирү һәм укыту-һөнәри белем бирү үзәген, махсус әйберләрне җыю һәм сынау полигонын карадылар.
Киңәшмә эшен ачып, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген предприятиеләр моңарчы күрелмәгән санкцион һәм икътисадый басым шартларында эшлиләр. Федераль һәм республика дәрәҗәсендә икътисадның реаль секторына ярдәм итү буенча берничә чара кабул ителде. «Системалы рәвештә предприятиеләргә ярдәм итү чараларын җиткерергә кирәк. Эш адреслы үткәрелергә тиеш. Әлегә бу система ахыргача төзелеп бетмәгән. Һәр предприятие үз вакытында ярдәм алырга тиеш», - диде Татарстан Президенты.
Җитештерүчеләр шулай ук ярдәм итү инструментларын активрак кулланырга тиеш, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Бүгенгә Татарстанның системалы 15 предприятиесе генә әйләнеш акчаларын тулыландыруга ташламалы кредитлар алуга гариза бирде.
Татарстан Республикасы Президенты предприятиеләрнең тотрыклы эшләве өчен төп бурыч дип хезмәт коллективларын, аеруча квалификацияле белгечләрне саклап калуны атады. Монда вәзгыять тотрыклы. Рөстәм Миңнеханов заводлар җитәкчелеген мәшгульлек хезмәте линиясе буенча ярдәм чараларын кулланырга, ә Хезмәт, социаль яклау министрлыгын ситуациягә мониторинг алып барырга һәм оператив чаралар күрергә өндәде. Рөстәм Миңнеханов импортны алыштыру һәм кооперация мәсьәләләренә аерым игътибар бирде. Бу чит ил комплектлаучыларын үзебездә җитештерелгән комплектлаштыруга алыштыруга гына түгел, ә яңа кирәкле продукция белән предприятиеләрнең йөкләнешенә дә кагыла. Президент кыска вакыт эчендә үзебезнекеләрне урнаштырырга кирәк булган критик мөһим позицияләрне билгеләү буенча предприятиеләр белән эш алып барырга һәм аларны ярдәм алу өчен федераль исемлеккә кертергә кушты.
Чыгышы барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Татарстан сәнәгатен үстерү йомгаклары турында сөйләде. Беренче квартал нәтиҗәләре буенча предприятиеләр тарафыннан төяп җибәрү күләме 1,2 трлн. сум тәшкил итте, сәнәгать җитештерүе индексы 112,9 % тәшкил итте. Нефть эшкәртү, нефть чыгару, резина җитештерү, химия производствосы - ИППга уңай йогынты ясаганнар. Сәнәгать җитештерүенең үсеше компьютерлар, электроника, машиналар һәм җиһазлар, шулай ук автотранспорт чаралары җитештерү төрләре буенча билгеләнгән.
Чара азагында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов предприятиеләрне «1941-1945 еллар хезмәт батырлыгы предприятиесе» дигән мактаулы исем белән бүләкләде.