Үзәк хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнашты

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

18 февральдә «Алабуга Политех» STEM-көллияте территориясендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды.

Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Новгород өлкәсе губернаторы Андрей Никитин, «Россия экспорт үзәге» АҖ генераль директоры Вероника Никишина, Россия икътисадый үсеш министрының беренче урынбасары Андрей Иванов, Россия энергетика министры урынбасары Павел Сорокин, Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Беспрознанных, шулай ук республика министрлыклары, ведомстволары һәм сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашты.

Татарстанның сәнәгатьне, кулланучылар базарын һәм тышкы икътисадый эшчәнлеген үстерүнең төп нәтиҗәләре һәм 2022 елда Татарстан Республикасының сәнәгать кластерларын үстерүдә чакырулар турында Татарстан Республикасы вице-премьеры - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов сөйләде.

Әйтик, 2021 ел нәтиҗәләре буенча республиканың сәнәгать предприятиеләре тарафыннан 4 трлн. сумнан артык продукция төяп җибәрелгән. Сәнәгать җитештерүе индексы 108,5 % тәшкил итте.

Шул ук вакытта сәнәгать җитештерүе индексы 2019 ел белән чагыштырганда 104,8 % тәшкил итте. Иң зур өлеш, гадәттәгечә, файдалы казылмалар чыгаруга, нефть продуктларын, химия һәм машина төзелешенә туры килә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында республиканың иминлеге һәм икътисадый үсеше һәр предприятиенең нәтиҗәле эшенә бәйле, дип белдерде.   Шулай ук ул Татарстанның нефть сәнәгате, нефть химиясе, нефть эшкәртү һәм машина төзелешендә традицион рәвештә көчле позицияләре булуын ассызыклады.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, 2021 елда КАМАЗ, Казан авиация заводы, Казан вертолет заводы, Горький исемендәге завод, Хайер, Форд-Соллерс кебек предприятиеләр җитди уңышларга ирешкән. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 2019 ел белән чагыштырганда Татарстан сәнәгате үсеше 4,8 % тәшкил итте. "Безнең хыял - тулай төбәк продукты буенча 5 трлн сумга кадәр җитү. Без сәнәгать продукциясен җитештерү буенча 4 трлн сумга җиттек инде. Сәнәгать үсеше темпларын ел саен кимендә 5 % куярга кирәк. Моның өчен безнең бөтен мөмкинлекләр бар, төгәл һәм килешеп эшләргә кирәк», - диде Татарстан Республикасы Президенты. Утырыш ахырында Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International