Татарстан Президенты: Үзбәкстан белән уртак проектларны гамәлгә ашыруда билгеле бер алгарыш бар

2022 елның 11 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның Премьер-министры урынбасары - инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министры Сардор Умурзаков белән видеоэлемтә форматында очрашты.

Үзәкнең директоры Марат Әхмәров бу очрашуда катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы җитәкчелегенә Россия-Үзбәкстан мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Сардор Умурзаков белән соңгы видеоконференцэлемтә 2021 елның июлендә үк узды. "Безгә башкарылган эш нәтиҗәләре һәм алга таба гамәлләр планы турында фикер алышырга вакыт. Ышанам ки, уртак проектларны гамәлгә ашыруда билгеле бер алга китеш бар», - диде ТР Президенты.

Үз чиратында Сардор Умурзаков Үзбәкстанның Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә аерым игътибар бирәчәген билгеләп үтте. «Безнең өчен Татарстан Россия Федерациясе белән хезмәттәшлегебез һәм партнерлыгыбыз кысаларында аерым урын алып тора, - диде Үзбәкстан вице-премьеры. - Шулай ук әлеге мизгелдән файдаланып, сезгә хөрмәтле Шәүкәт Миромонович Мирзиев исеменнән туганнарча җылы теләкләр җиткерәсем килә».

Сардор Умурзаков ассызыклаганча, Чирчик шәһәрендә төзелеп килүче «Үзбәкстан Химграды» индустриаль паркы мәйданчыгында Үзбәкстан һәм Татарстан эшлекле даирәләре катнашында ике яклы бизнес-форум оештыру планлаштырыла. Үзбәкстан Президенты шулай ук әлеге чарада катнашырга ниятли.

«Без әлеге чараны үткәрүне тулысынча хуплыйбыз. Моның алдыннан безгә берничә мәсьәләне карарга һәм аларны хәл итәргә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары очрашуда катнашучылар уртак инвестпроектларны гамәлгә ашыру һәм аларны үтәү сроклары, башка юнәлешләр буенча фикер алыштылар.

Чыганак: ТР Президенты матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International