2008 елдан бирле ел саен 11 ноябрьдә дөньяның 20 илендә Халыкара энергия саклау көне билгеләп үтелә (International Day of Energy Saving).
Бәйрәмнең төп максаты - җәмәгатьчелекнең игътибарын ресурслардан нәтиҗәле файдалану һәм яңартыла торган энергия чыганакларын үстерү мәсьәләләренә җәлеп итү.
Энергияне сак тоту әйләнә-тирә мохитне яхшырту һәм климатны саклау өчен бик мөһим - без яшәгән урында да, бөтен планетада да.