Төбәктә «Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проекты чараларын гамәлгә ашыручы Татарстан Республикасы компетенцияләренең төбәк үзәге (ҮСК), 2021 елның июнендә Воронеж өлкәсенең 5 предприятиесендә эшне төгәлләде: «Выбор-ОБД» ҖЧҖ, «Воронежстальмост» АҖ, «ЭФКО Косметик» ҖЧҖ, «Воронежвторцветмет» ҖЧҖ һәм «ВЗПП-Микрон» АҖ.
Сакчыл җитештерү инструментларын гамәлгә кертү һәм предприятие хезмәткәрләренең компетенцияләрен күтәрү исәбенә җитештерүне уртача 16 %ка арттыруга, төгәлләнмәгән җитештерү күләмнәрен 24 %ка киметүгә, процессларның узу вакытын 30 %ка киметүгә ирешелде, ә гомуми икътисади файда 97млн. сум тәшкил итте. Барлык предприятиеләрдә дә үрнәк агым барлыкка килде (ягъни җитештерү системасын үстерү өчен формалашкан инфраструктура нигезендә җитештерү процессларын оптимальләштерү нәтиҗәсе). Ул нәтиҗәләрне күрсәтү һәм алга таба тиражлау өчен төзелә).
ТР ҮСК җитәкчесе, Бәйрәмов Шамил Вячеслав улы болай дип билгеләп үтә: «Башка төбәктә эшчәнлек күп күләмдә оештыру эшләрен таләп итә, шуңа күрә ул безнең компетенцияләрне яхшы тикшерде. Бу файдалы тәҗрибә булды, чөнки безгә фикер алышырга, Воронеж өлкәсе ҮСК һәм төбәк предприятиеләре белән тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирде. Воронеж өлкәсе Үзәк Комитетына күрсәтелгән ышанычы өчен рәхмәт».