Быел “Җир сәгате” акциясе экологик мәгълүматның ачыклыгы темасына багышланган. Акция ирекле характер йөртә. Акция табигатькә сакчыл караш символы булып тора һәм илебезнең һәм тулаем планетаның ресурсларын сакларга ярдәм итүче юллар турында фикер алышуга этәргеч бирә. Җир сәгатенең төп чараларыннан берсе - электр энергиясен бер сәгатькә символик рәвештә сүндерү.
Барлык битараф булмаган гражданнарга акциягә кушылырга һәм 27 мартта яктылыкны җирле вакыт белән 20:30 дан 21:30га кадәр сүндерү мөмкинлеген карарга тәкъдим итәбез.
Җентекле мәгълүматны сез https://60.wwf.ru/ сылтамасы буенча белә аласыз.