«Татарстан Республикасының энергия ресурслары эффективлыгы технологияләре үзәге» техник персоналны һәм җаваплы затларны компримацияләнгән табигый газда эшләү өчен автотранспорт чараларын эксплуатацияләү һәм аларга хезмәт күрсәтү кагыйдәләренә өйрәтү программасы буенча укулар оештыра.
Укуларның максаты: тыңлаучыларны компримацияләнгән табигый газда – метанда эшләү өчен яңадан җиһазландырылган автотранспорт чаралары конструкциясе, яңадан җиһазландырылган автотранспорт чараларын техник эксплуатацияләү үзенчәлекләре белән таныштыру һәм аларны эксплуатацияләү буенча гамәли күнекмәләр формалаштыру.
Укыту Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан бирелгән 05.10.202 ел, №10733 лицензия нигезендә гамәлгә ашырыла.
Программаның гомуми күләме: 40 академик сәгать
Теоретик дәресләр хезмәтне саклауны һәм сәнәгать куркынычсызлыгын, машина йөртүчеләрнең хезмәт шартларын характерлауны, газ баллон җайланмалары белән җиһазландырылган автотранспорт чараларын эксплуатацияләгәндә хезмәтне саклау таләпләрен, эшләрне башкару җиһазларын һәм технологияләрен, углеводород газының үзлекләрен өйрәнүне күздә тота, техник хезмәт күрсәтү һәм җайланма үзенчәлекләрен җентекләп өйрәнелә.
Уку курсы тәмамланганнан соң, тыңлаучылар газ баллонлы автотранспорт чараларын куллану һәм линиягә чыгару хокукына тест зачеты тапшыралар.
Таныклык: Зачетны уңышлы тапшырганнан соң, тыңлаучылар билгеләнгән үрнәктәге таныклык алалар.
Өстәмә мәгълүмат алу өчен, сез белгечләребез белән телефон яки факс буенча элемтәгә керә аласыз: (843) 272-99-43, 272-99-69 яки гариза җибәрә аласыз. почту:cetrt@mail.ru
Соңгы яңарту: 2024 елның 19 ноябре, 17:50