ҮЗӘК ТУРЫНДА

Татарстан Республикасының энергия ресурслары эффективлыгы технологияләре үзәге эшчәнлеге  Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары нигезендә  җитештерү нәтиҗәлелеген, хезмәт җитештерүчәнлеген, энергияне сак тоту һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендә фәнни-техник эшчәнлекне үтәүдән гыйбарәт.

Үзәк эшчәнлегенең максаты:

  • дәүләт идарәсе органнары, предприятиеләр, учреждениеләр һәм оешмалар – ягулык-энергетика ресурсларын кулланучылар  (алга таба - ТЭР кулланучылары) эшчәнлеген фәнни-техник һәм аналитик тәэмин итү - хезмәт җитештерүчәнлеген һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеген арттыру, алдынгы техникалар һәм технологияләр кертү өлкәсендә;
  • хезмәт җитештерүчәнлеген һәм энергия ресурсларын куллануның нәтиҗәлелеген арттыру юлы белән дәүләт хакимияте органнары һәм алар карамагындагы учреждениеләр эшчәнлегенә бюджет чыгымнарын киметү.

Куелган максатларга ирешү өчен үзәк түбәндәге төп эшчәнлек төрләрен башкара:

  • Икътисадый, экологик һәм социаль нәтиҗәләрне исәпкә алып, кулланучылар тарафыннан ягулык-энергетика ресурсларын куллануның нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендә фәнни-техник эшчәнлекне һәм гамәли фәнни тикшеренүләрне башкару, шул исәптән:
    • энергетика ресурсларын куллану нәтиҗәлелеге индикаторларына мониторинг, анализ, Татарстан Республикасы икътисад һәм сәнәгать тармакларында хезмәт җитештерүчәнлеге индикаторларын анализлау, индикаторларны актуальләштерү, анализ нәтиҗәләре буенча җайга салу йогынтысы буенча тәкъдимнәр әзерләү;
    • хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, энергияне сак тоту һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендә федераль, региональ (регионара), тармак (тармакара), халыкара проектларны һәм программаларны эшләүдә һәм тормышка ашыруда катнашу;
    • хезмәт җитештерүчәнлеген, предприятиеләрнең җитештерү процессларының нәтиҗәлелеген арттыру, энергияне сак тоту һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеген арттыру буенча норматив-методик документлар проектларын эшләүдә катнашу.
  • Икътисадый эшчәнлекне нәтиҗәле алып баруга ярдәм итү, шул исәптән:
    • хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, энергияне сак тоту һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендә эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләрен тормышка ашыру өчен Россия һәм чит ил инвестицияләрен җәлеп итүгә, шулай ук халыкара компанияләр һәм оешмалар белән альянслар булдыруга ярдәм итү;
    • хезмәт җитештерүчәнлеген, энергияне сак тоту һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан идарә итү карарларын кабул итү процессын методик яктан тәэмин итү;
    • югары уку йортыннан соң һөнәри белем бирү программалары буенча энергетика менеджменты, энергияне сак тоту һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм  хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру өлкәсендә Татарстан Республикасы учреждениеләре һәм оешмалары белгечләрен әзерләүне һәм яңадан әзерләүне оештыру һәм тормышка ашыру ;
    • хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, энергияне сак тоту һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча фәнни-гамәли конференцияләр, симпозиумнар, семинарлар, киңәшмәләр әзерләү һәм үткәрү;
    • Татарстан Республикасы территориясендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, энергияне сак тоту һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеген арттыру буенча Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы норматив һәм хокукый актларында билгеләнгән чараларны мәгълүмат белән тәэмин итү чараларында катнашу.

2018 елда Үзәк Татарстан Республикасында «Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм эш белән тәэмин итүгә  ярдәм итү» илкүләм проектының программа чараларын башкаручы итеп билгеләнде.

Соңгы яңарту: 2022 елның 16 ноябре, 11:00

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International